М. М. Вахитов исемендәге гимназия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының экологик белем бирү үзәге буларак, төрле экологик акцияләр үткәрә. Чираттагы «Кошлар өчен җимлек» акциясе дә узды.
Акциянең инициаторы « Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре. Гимназия укучыларына үз куллары белән кошлар өчен җимлек ясарга тәкъдим ителде. Гимназия генә түгел, сәламәтлекләре чикләнгән балалар сыйныфлары да кышын кошларга ярдәм итү тәкъдимен бик теләп кабул иттеләр. Кыш- кышлаучы кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул быелгы кебек кырыс һәм карлы булса. Ачлыктан һәм салкынлыктан канатлы дусларыбыз нык җәфа чигә. Кышын кошларга ярдәм итәргә, алар өчен җимлекләр ясарга һәм азык сибәргә онытмаска кирәк. Укучылар хәзерге вакытта «Кошлар ашханәсе»нең архитекторлары, төзүчеләре һәм дизайнерлары булдылар. Барлык җимлекләр дә күңел биреп әзерләнгән иде. Укучылар үзләренең иҗатларын, фантазияләрен һәм осталыкларын күрсәтә алды. 10 февральдә яшь экологлар Наратлыкта, чаңгы трассасы буйлап җимлекләр урнаштырдылар. Хәзер инде барлык теләүчеләр: спортчылар һәм гади ял итүче буалылар - кошларны ашата алачак.


