5-7 февраль көннәрендә тренер Хәсәнов Ринат Рифкатович җитәкчелегендә Батыр урта мәктәбе спортчылары каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда Казан, Әлмәт , Яр Чаллы , Түбән Кама , Яшел Үзән һәм безнең Буа спортчылары бар иде.
14-15 яшьлекләр арасында Вахитов гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Азамат Хәсәнов 1 урынны яулады. 12-13 яшьлекләр арасында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева 1 урында. 12-13 яшьлекләр арасында 1 урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов алды. 10-11 яшьлекләр арасында 2 нче номерлы лицей укучысы Кирилл Сергейчев 2 нче урынга лаек булды. 8-9 яшьлекләр арасында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Сәлим Хәйбуллин 2 урынны алды.
Безнең спортчылар ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар һәм пьедесталда алдынгы урыннарны яуладылар. Афәрин егетләр! Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!