Буа районында күп еллар намуслы хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, республика тарафыннан да югары бәяләнгән пешекчеләрнең эшләве сөендерә. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Буа шәһәре «1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе аш-су остасы Гыймадиева Фирдәүсә Мәсгут кызына «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Буа шәһәре «1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә ул 1996 елдан бирле эшли. Мәктәптә эшләү вакытында үзен югары дәрәҗәдәге профессионал буларак күрсәтте. Фирдәүсә Мәсгут кызы, ризык әзерләү технологиясен һәм санитария кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итеп, мәктәп ашханәсе эшен дөрес оештыра. Ул үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән. Моннан тыш, Фирдәүсә Мәсгутовна район, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге иҗтимагый, спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашучы. Мәсәлән, бервакыт Фирдәүсә Мәсгутовна Сингапур, АКШ кунакларын ачык йөз белән каршы ала һәм сыйлый, шулай ук милли кухня буенча мастер-класслар үткәрә. Һәм бүген, аш –су остасы, пешекче ата-аналар активы, тукландыру буенча район комиссиясе белән тыгыз элемтәдә тора, укучылар өчен әзерләнгән ризыкларны дегустацияләүне оештыра.
Фирдәүсә Мәсгут кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа яңа хезмәт уңышлары телибез.