Буа шәһәрендә «Игелекле боз» программасы буенча «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» хоккей буенча гаилә спорт фестивале узачак.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

13 февраль көнне Буа шәһәре, Ефремова 138 адресы буенча урнашкан "Арктика" Боз сараеның ачык тартмасында хоккей буенча «Игелекле боз» программасы буенча «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» гаилә спорт фестивале узачак.

Чараны Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды һәм Буа районы администрациясе белән берлектә ТР Хоккей федерациясе оештыра.  Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

Чараның спорт өлешеннән тыш, бөтен вакыт дәвамында янәшәсендәге территориядә активлык һәм күңел ачу зоналары эшли (конкурслар, эстафеталар, сәхнәдә күңел ачу программасы, киез итекләрдә хоккей һ.б.). Болар барысы да фестивальне зур гаилә, спорт бәйрәменә әверелдерә. Гаилә һәм дуслар белән вакытны саф һавада үткәрү бик яхшы мөмкинлек булачак. Мондый фестивальләр яшьләрне спортка җәлеп итәргә ярдәм итә. Ә мондый бәйрәмнәрне үткәрү үзе өчен кызыклы шөгыль табу, дуслар белән вакытны күңелле итеп уздырып булганлыкны күрсәтә.

Барыгызны да көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International