Уен терапиясе - Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән кешеләр белән эшләүнең бер юнәлеше. Өлкән яшьтәге һәм инвалидларның ял вакытын оештыру һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру буенча хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече И.Р. Шәрипова социаль хезмәтләр алучылар белән шашка өстәл уеннары үткәрә. Вакыт күңелле аралашуда һәм файда белән уза.
Оештыручы фикеренчә, мондый уеннар кәефне яхшырта, баш мие эшен активлаштырырга ярдәм итә һәм аның карамагындагыларның психологик халәтенә бик уңай йогынты ясый. Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнар, уңай хисләр алып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.