Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы булды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов катнашты. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм башка район җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша җыелышка кушылдылар .
Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча планлы эш алып барыла. Ул билгеләп үткәнчә, республикада юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кимү динамикасы бар. Безнең районның, шулай ук Балык Бистәсе, Кукмара районнарында машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча муниципаль комиссияләрнең эшчәнлеген уңай бәяләде.
Киңәшмә барышында Шамил Хәмит улы искә төшергәнчә, 1 марттан транспорт техосмотрына таләпләр үзгәрә. Машина йөртүчеләргә хәзер бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертеләчәк электрон диагностика карталарын бирә башлаячаклар. Техник тикшерү пунктына кермичә рәсмиләштерелгән инде гамәлдәге диагностика карталары 1 марттан гамәлдән чыгарылачак.
.