Ранис Камартдинов Буада китап бүләк итү атнасына старт бирде.

2021 елның 12 феврале, җомга

14 февральдә, барлык Гашыйклар көненнән тыш, Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә – календарьда бу иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2012 елдан билгеләп үтелә һәм китапларны яратудан тыш, башка кешеләргә бүләк итү  мөмкинлеген дә бирә. Бу көнне билгеләүдә ел саен дөньяның 30дан артык илендә яшәүчеләр катнаша, шул исәптән Россия дә. Әлеге бәйрәм кысаларында бүген районда «Китап бүләк итү атнасы» башланды. Акциягә район башлыгы Ранис Камартдинов старт бирде.

Акция 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Китапларны яратып укыйк  һәм бер-беребезгә бүләк итик! Акциягә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International