Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә 2020 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча Буа муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук район активы катнашты.
Рөстәм Камил улы үзенең эш визитын Буа ветеринария техникумының Ресурс үзәгеннән башлады. Бүген югары кадрлар һәм фәнни потенциалга ия булган уку йортында студентларның сыйфатлы белем алу һәм иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Техникум укучылары Ворлдскиллс һәм Абилимпикс чемпионатларында район һәм республика данын лаеклы рәвештә яклап, җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Делегация шулай ук «Карлинский» ит йорты һәм «Импульс» спорт комплексында да булды.
Премьер-министр урынбасары, шул исәптән башка дәрәҗәле кунаклар да, Буа муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты. Район башлыгы Ранис Камартдинов Буа районының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырып, доклад чыгышы ясады. Ул икътисадның барлык өлкәләре торышын җентекләп анализлады. Мәгариф, медицина, социаль өлкә, спорт һәм мәдәният үсешендәге саннарга тукталды. Икътисадның реаль секторын үстерүдә уңай динамиканы саклап калу, барлык социаль йөкләмәләрне төгәл һәм вакытында башкару кебек мөһим бурычларны үтәү буенча алып барылган эшләргә юнәлтте. Якташларына, авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалыклар, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, район хезмәтчәннәренә, һәр аерым алынган өлкә эшчәннәренә, җәмәгатьчелеккә рәхмәт белдерде. Һәр ирешелгән сан артында буалыларның тырышлыгы һәм хезмәте торганлыкны асызыклады.
Утырышны дәвам итеп, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Буа район үзәк хастаханәсе быел пандемия белән бәйле рәвештә масштаблы эш башкарды дип хәбәр итте баш табиб Рөстәм Сәмәрханов. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстанның 2020 елда ирешкән уңышлары, республика һәм ил алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Рөстәм Камильевич үз чиратында муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, шәһәр һәм районның алга таба тотрыклы үсешенә юнәлтелгән эшчәнлегенә объектив бәя бирде: «2020 ел йомгаклары буенча республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында Буа районы 29 нчы урынны алып тора. Тулаем территориаль продукт 14,3 млрд сум тәшкил итте. Бу республика шәһәрләре һәм районнары арасында 20 урын; сәнәгать җитештерүе индексы - 102,7%. Гомумән алганда, нәтиҗәләр уңай, әмма, һичшиксез, Буа районының потенциалы шактый югары, һәм сез социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә булырга тиеш», - дип билгеләп үтте ул һәм халыкның реаль керемнәрен арттыруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. «Республикада гамәлгә ашырыла торган программаларның киң даирәсе, дөрес планлаштырганда, халыкның күп кенә актуаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады җитәкче.
Чыгышының ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән буалыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды.