13 февраль көнне С. А.Нәфыйков исемендәге чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы-2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу чара ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәмгә әверелә. Быелгы ярышларда чаңгыга баскан иң яшь катнашучының яше-6, иң өлкәненә 82 яшь иде.
Беренче булып трассаны 1,5 км дистанция белән 2011 елда туган малайлар һәм кызлар сынап карадылар. Аннан эстафетаны 5-11 сыйныф укучылары һәм егетләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары (егетләр-2 км, кызлар-1,5 км) кабул итте. Алар артыннан өлкәннәр, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, спорт ветераннары старт алды. Аларның дистанциясе 2 км тәшкил итте.
Ярышларда катнашучыларның барысы да «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсеннән призлар алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән грамоталар белән бүләкләнде.