"Звёзды из Завтра" яңадан Буада

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Буаның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында "Звёзды из Завтра" академик музыка өлкәсендә талантлы балалар һәм үсмерләргә иҗади һәм һөнәри ярдәм күрсәтү буенча республика программасы арасында сайлап алу тыңлаулары узды. "Звёзды из Завтра"  программасы Татарстанның 43 муниципаль районын колачлый һәм музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, музыка колледжлары укучыларына зур сәхнәдә Европа дәрәҗәсендәге профессиональ оркестр - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән солистлар сыйфатында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International