Уңышлы дебют

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Буа ветеринария техникумының “Безнең арттан урын алмагыз” исемле КВН командасы Саба районының Шәмәрдән бистәсендә узган башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентларының зона финал уеннарында өченче урын алып кайтты. Яңа составтагы команда өчен бу зур мәртәбә. Егетләр үз-үзеңне тәкъдим итү, музыкаль чыгышлары белән жюри әгъзасы – ТРның КВН лигасы җитәкчесе Илнур Кадыйровны да шаккатырдылар. “Беренче бәйгедә үк яхшы нәтиҗә күрсәтеп, тәҗрибәле командаларны да артта калдырдыгыз. Болай барсагыз республикада да җиңүегез ихтимал”, - диде ул. Бу хакта жюри рәисе –  ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделхаков та ассызыклап үтте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International