Алда – генераль җыештыру

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Быел традицион санитар-экологик икеайлыкның “старты”, һава торышына бәйле рәвештә, 15 апрельгәчә кичектерелде. Ләкин рәсми булмаган өмәләр башланды инде.
Кар эрегәч аның астында кыш буе тупланган чүп-чар өскә калкып чыкты. “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте эшчеләренә аларны җыештырырга үзләренә генә авырга туры килә. Шәхси йортларда яшәүчеләр, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр ярдәме дә кирәк. Оешма-предприятиеләрнең  күбесе көнкүреш калдыкларын чыгару буенча МППЖКХ белән ике арада килешү төзеделәр. Җәмгыятьнең икътисадчысы Раиса Кузминцева әйтүенчә, зона электр элемтәсе челтәре, районара почтамт, “Татавтодор”ның Буадагы участогы, май-сыр комбинаты, шикәр заводы, “Магнит”, “Пятерочка”, “Пестречинка” кибетләре территорияләрендә чүп-чар ятмый. Ә менә “Узбечка”, “Меридиан” кафелары, “Җәвит”, “Сандугач”, Р. Люксембург урамында И. Гыймадиев карамагындагы, Космовский урамындагы “Арзан” кибетләре, акча түлиселәре килмичә, чистартучы оешма белән килешү төзү вакытын суза киләләр. “Орион”, “Лидер” кибетләрендә картон кәгазьләрне Чуашстанга төяп җибәрәбез, дисәләр дә, аларда чүп-чар, көнкүреш калдыкларының булмавына ышану кыен. “Космовский урамындагы “Дияр” кибетенә барып, килешү кирәклеген аңлаттым. Кисәтү калдырдым. “Сандугач” ки-бете хуҗалары да килешүнең үзләре өчен файдалы булуын аңларга теләмиләр. Апрель азагына кадәр килешү төзелмәсә, эш район административ комиссиясенә  тапшырылачак”, - ди Раиса Шамил кызы.
Авыллар буенча һәр авыл җирлеге чисталык, тәртип мәсьәләсендә үз кагыйдәләрен булдырган. Адми-нистратив комиссия секретаре Зөлфия Шәйхаттарова әйтүенчә, быел пычратучыларга  33 мең сум штраф салынган. Мондый җәза күпчелек очракта үзе яши торган территорияне чиста тотмаучыларга, “кызыл сызык”тан чыгып урамга төзелеш материаллары һәм башка әйберләр урнаштыручыларга бирелгән. Үз территорияләрен тәртиптә тотуга иң зур игътибар бирүчеләр Татар Буасында, Яңа Тинчәледә, Тутайда яшәүчеләр. Ә менә Ямбулат, Мөкерле авыллары халкы арасында төрле көнкүреш калдыкларын урамга түгүчеләр байтак. Кешеләрнең кайберләре чүп-чарны хәтта контейнерга илтеп ташларга да иренә.  
Чисталык ул матурлык, төзеклек кенә түгел, безнең сәламәтлек нигезе дә. Үзебез артыннан үзебез җы-ештыру каныбызга сеңгән булырга тиеш, югыйсә. 
Кыскасы, алда – чистарту өмәләре, барыгызны да анда актив катнашырга чакырабыз. Генераль җыештырудан соң да туган йортыбызны чүпләмик, тәртиптә тотыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International