Социаль хезмәтләрне алучылар өчен өйдә «Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы» дигән темага дәресләр үткәрелде

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге хезмәткәрләре әлеге чараны гамәлгә ашыруга актив керештеләр. Социаль хезмәтләрне алучылар өчен өйдә “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” дигән темага дәресләр үткәрелде, шулай ук “Татарстан халыклары вәкилләренең туган теле, мәдәнияте һәм традицияләре” исемле презентация күрсәтелде.

   Чаралар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү максатында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International