ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ КҮП ФАТИРЛЫ ЙОРТЛАРНЫ КЫСКА ВАКЫТ ЭЧЕНДӘ ТЕРКӘДЕ

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Мондый мөмкинлек кече һәм урта эшкуарлыкның һәр вәкилендә бар

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә бер үк вакытта Чаллы шәһәрендә урнашкан 40 һәм 170 фатирлы ике торак йорт теркәлгән. Шул ук вакытта хокуклар барлык фатирларга карата бер үк вакытта теркәлгән. Документлар кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары булган төзүчеләр тарафыннан бирелгән булганга күрә, исәпкә алу-теркәү процедурасы тизләтелгән срокларда башкарылды: күчемсез милекне теркәү буенча уңай карар бер көн дәвамында, тулаем алганда, документлар тапшырганнан алып, дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул ителгәнче, биш көннән дә артмаска тиеш.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кече һәм урта эшкуарлыкның барлык субъектлары өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең кыскартылган сроклары гамәлдә: күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү срогы 9 урынына 5 эш көне тәшкил итә, күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә кую һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен бер үк вакытта 12 эш көне урынына 9 эш көне.

 Мөһим! Кыскартылган сроклардан файдалану өчен, документларны КФҮ аша тапшырганда, электрон чират терминалы аша кабул итүгә язылганда, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым кнопкага басып, махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене кече һәм урта субъекты буларак билгеләргә һәм документларны кабул иткәндә теркәлүнең кыскартылган срокларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кече һәм урта эшкуарлык  вәкилләре барлык сораулар буенча Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча (көн саен эш вакытында) мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, актуаль мәгълүмат белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга мөмкин. rosreestr.tatarstan.ru ("Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен" бүлегендә).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International