«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре проектына кушылдылар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән буын гражданнары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар.

Дәресләр «Финанс белеме Онлайн-дәресләре»  проекты кысаларында Россия Банкы лекторлары тарафыннан үткәрелә. Дәресләр банк хезмәтләре мәсьәләләрендә киңрәк юнәлеш алырга, төрле оешмаларның тәкъдимнәрен чагыштырырга һәм максатларга ирешүгә ярдәм итә торган хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирә.

    Алынган белемнәрне бүлекчә хезмәткәрләре өйләренә социаль хезмәтләр алучыларга җиткерә, бу өлкән яшьтәге гражданнарның финанс тотрыклылыгын  һәм куркынычсызлыгын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International