23 февральдә Россия Хәрби дан көне - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу Ватанны саклаучыларның, яклаучыларның һәм якларга әзер булганнарның бәйрәме.
Үсеп килүче буында патриотик, әхлакый кыйммәтләр һәм актив тормыш позициясе формалаштыру, Россия халкының тарихи-мәдәни бергәлегенә һәм Россия язмышына катнашы булу, әлеге мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мин хәтерлим!» акциясенә старт бирде. Анда яше һәм яшәү урыны һәм гражданлыгы булуга карамастан, теләсә кайсы граждан катнаша ала. Акция 2021 елның 17-23 февралендә узачак.
Бу көнне Ватанны саклаучылар көнендә, мемориалларга һәм хәрби каберлекләргә чәчәкләр салырга тәкъдим итәбез. Анда яше һәм яшәү урыны һәм гражданлыгына карамастан, теләсә кайсы граждан катнаша ала.
Барыгызга да, Ватанны саклаучылар көнендә, мемориалларга һәм сугышчылар җирләнгән урыннарга чәчәкләр салырга тәкъдим итәбез. Бу көнне бөтен ил буйлап һәкәлләргә салынган йөз меңнәрчә канәфер, кешелек тарихында иң куркыныч сугыштан әйләнеп кайтмаган миллионнарга безнең хәтер һәм ветераннарга хөрмәт символына әвереләчәк.
Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- 2021 елның 23 февраленә кадәр үз кулларың белән, хәрби дан мемориалына, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары күмелгән урыннарга чәчәкләр салырга мөмкин;
- акциядә катнашучылар акция тематикасы буенча теләсә кайсы әдәби әсәрне (шигырь, хикәянең бер өлеше, повестьлар һ. б.) укый алалар;
- #Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят хэштеглары белән Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрдә фото, видео урнаштырырга .
Материалларны рәсмиләштерүгә таләпләр:
- фотоматериалларда балаларның психик һәм физик сәламәтлегенә зыян китерә торган экстремистик юнәлештәге контентны куллану рөхсәт ителми.;
- конкурс материалында реклама блоклары булырга тиеш түгел.