Кичә, 17 февральдә, Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында «Буа район үзәк хастаханәсе» ДАССУнең 2020 елдагы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары» турында йомгаклау медицина советы булды. Советта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнаштылар.
Ранис Рафис улы утырышны көн саен башкарган җаваплы эшләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.
«Узган ел безнең сәламәтлек саклау өлкәсе катлаулы мәсьәләләрне критик ситуацияләрдә хәл итәргә әзер булуын күрсәтте. Узган елның июненнән Буа район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусы базасында Идел аръягы зонасы пациентлары өчен вакытлыча йогышлы госпиталь эшли. Яңа коронавирус йогышы белән көрәшкән табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәтемне белдерәм. Үз ягыбыздан, без сезгә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырыштык һәм тырышабыз», - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте адресына Буа үзәк район хастаханәсен төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.
Баш табиб Рөстәм Сәмерханов чыгыш ясады. Ул узган елда 377 бала (2019елда 356 бала ) туган, 784 кеше вафат (2019 елда 632 ). Халык үлеме структурасында кан әйләнеше системасы авырулары әйдәп баручы урынны алып тора- 40,9 % (316 пациент вафат), яман шеш авырулары – 11,3%, картлык буенча– 9,6% (87кеше), җәрәхәтләр, агулану һәм башка тышкы сәбәпләр – 7,1% (50 кеше).
Бүгенге көндә район хастаханәсендә 86 табиб һәм 360 урта медицина хезмәткәре эшли. 2020 ел - сынаулы ел булды, яңа коронавирус инфекциясе бөтен сәламәтлек саклау системасының ныклыгын тикшерде. Әмма республика, район җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәме белән халыкны кирәкле дарулар, яклау чаралары һәм медицина җиһазлары белән тоткарлыксыз тәэмин итү мөмкин булды.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Далезович район хастаханәсе коллективына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бурычларын билгеләде, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы профилактикалауга һәм көрәшкә тагын да игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте, онкология авыруларын иртә ачыклау мөһимлеген ассызыклады, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук аеруча игътибарны инфекциядән вакциналау кирәклегенә юнәлтте.
Медицина советы азагында тармак үсешенә лаеклы өлеш керткән табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен бүләкләү дә булды.