Татарстан Росреестры быел беренче тапкыр кадастр инженерлары рейтингын тәкъдим итте

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү, ызан планын төзү яки аны алга таба сату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру өчен документлар рәсмиләштерү кебек җир мәсьәләләрен хәл иткәндә кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күпләрдә грамоталы белгечне ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

Нәкъ менә шушы максатлар өчен Татарстан Росреестры тарафыннан 2017 елдан кадастр инженерлары рейтингы алып барыла, ул күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфаты һәм кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин: «Чыннан да, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг ышанычлы кадастр инженерын сайлауда ярдәм итә. Белгечнең никадәр грамоталы булачагына соңыннан кадастр исәбенә кую һәм хокукны алга таба теркәү турында уңай карар яки, киресенчә, туктату яки хәтта кире кагу турында карар бәйле булачак. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакыт югалтуга һәм матди зыянга китерә». 

Әйтик, туктатылу һәм кире кагу проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры “кызыл” зонага эләгә. Әгәр туктатылу проценты 35 тән ким булса да, 18дән артыгы "ак" ка. Әгәр туктатылу һәм кире кагулар 18% тан да ким булса - "яшел"дә.

«Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» башкарма директоры Вадим Савельев: «Заказ бирүчеләр конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаса, алар безгә үз искәрмәләрен 7 (843) 291-05-10 телефоны буенча калдыра алалар. Без һәрвакыт аралашуга ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер».

Кадастр инженерларының актуаль рейтингы белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru танышырга була

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International