Район хуҗалыклары осеменаторлары «Элита» нәсел предприятиесе базасында укулар уза

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Буа районы хуҗалыкларының терлекләрне  ясалма орлыкландыручылары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, селекция-нәсел хезмәте башлыгы белән берлектә «Элита» нәсел предприятиесе базасында укулар уза. «Элита» баш нәсел предприятиесе - Россиянең нәсел үгезләр орлыкларын җитештерү һәм сату буенча иң эре предприятиеләренең берсе.

Әйтергә кирәк, безнең район әлеге предприятиедән 80% материал сатып ала. Укыту программасы бик бай. Катнашучылар җитештерүче үгезләр материалларын карадылар, аның җитештерелүе һәм төргәкләү белән таныштылар. Шулай ук сөт лабораториясен дә карадылар. Уку-укыту программасында катнашучылар «Элита» белгечләреннән күп кенә теоретик һәм гамәли мәгълүмат алдылар, махсус стендта ректаль карау нечкәлекләрен өйрәнделәр.

«Ит һәм сөт җитештерү орлыкландырудан башлануын аңларга кирәк», - дип билгеләп үтте белгечләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International