Ел башында традиция буенча узган елга нәтиҗәләр ясала. Көн саен предприятие һәм оешма җитәкчеләре башкарылган эшләр турында хисап тота һәм агымдагы елга бурычлар куя. Чираттагы очрашу “Буа элеваторы” ААҖендә район башлыгы Ранис Камартдинов катнашында узды. Җыелыш башланыр алдыннан Ранис Рафисович элеватор җитәкчесе Газинур Хәкимов белән берлектә предприятиенең лабораториясен һәм территориясен карады. Җыелыш тантаналы бүләкләү белән башланып китте. Агросәнәгать тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен өлкән мастер Марина Ивановна Кузьминага "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Аннары предприятие җитәкчесе Газинур Хәкимов ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Узган ел предприятие хуҗалыклардан 95 мең тонна ашлык кабул иткән, кыйммәтле җиһазлар сатып алган. Элеватор бүгенге көндә тотрыклы эшлүче предприятие. Агымдагы елда да җиһазларны яңарту эшен дәвам итү планлаштырыла.
Очрашуда район башлыгы Ранис Рафис улы Буа районы буенча 2020 ел нәтиҗәләре белән таныштырды. «Финанс мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алга таба да халык өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур планнар булганда, без бөтен мөмкинлекләрне файдаланабыз, республика программаларында һәм конкурсларында катнашабыз. Без бер урында гына тормыйбыз, эшләнгән эшләр күренә. Шикәр заводы паркы, юл катламы, тротуарлар яңартылды, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы ярдәмендә безнең авылларда 74 яңа объект барлыкка килде. Сезнең ярдәм белән без, башкарылган эшләрдә тукталмыйча, тагын да зуррак уңышларга омтылачакбыз»- диде ул үз чыгышында.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов узган елда шәһәрдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан элеватор хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.