18 февраль көнне Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе башлыгы Р.Г. Җәләлов, Буа район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Ә.Сәмерханов , мәдәният идарәсе башлыгы Р.Җ. Гыймранов , "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире Р.А.Исмәгыйлова, "ШАЯН ТВ" балалар каналы, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 2 нче лицей укучылары катнашты.
Кунакларны «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Вәлиев Камил музыкаль номерлар белән каршы алды. Китапханә буйлап экскурсия барышында «И, газиз туган телем!», «Туган телем-минем байлыгым» дигән китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. «Тахарьял» альманахын тәкъдир итү, «Почемучки» клубы әгъзаларының әкиятләр буенча рәсемнәр күргәзмәсе белән танышу узды. «Әкият» балалар бакчасының нәни тәрбияләнүчеләре өчен ШАЯН ТВ үз каналын тәкъдир итте.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу кысаларында М.В. Туруновскийның «Я иду спать – Мин йокларга ятам» китабын тәкъдир итү булды. Очрашу теле-күпер ярдәмендә узды. Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Халыкара туган тел көне белән котлады, балаларга туган телне яратырга, өйрәнергә һәм сакларга кирәклеген искәртте. Чара барышында Михаил Валерьевич үзенең Буадагы тамырлары һәм район үзәк хастаханәсендә эшләгән бабасы турында сөйләде. Ул Казан һәм безнең республика белән бәйле балачак елларын җылы хәтирәләр белән искә алды. Пенсия фонды җитәкчесе Рафыйк Галиевич язучы исеменнән шәһәр һәм район китапханәләренә 500 данә китап тапшырды. «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шигырьләр укыдылар һәм аның әсәрләреннән өзек күрсәттеләр. Баш табиб Рөстәм Сәмерханов М.В. Туруновскийның район хастаханәсендә эшләгән еллары турында сөйләде һәм Үзәк китапханәнең язучы бабасының тарихи фоторәсемнәрен бүләк итте. "Түгәрәк уен" ның баш мөхәррире Исмәгыйлева Р.А. халык әкиятләре чыгару буенча редакциянең планнары белән уртаклашты. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга язучының китаплары бүләк ителде.