Чүлмәкләр ни “сөйли”?

2013 елның 12 апреле, җомга
Борынгы чүлмәкләр, муенсалар, беләзекләр, кием-салым – Зур Боерган мәктәбендәге музейның байлыгына көнләшерлек.
Уку йортының тарих укытучысы Михаил Вериялов җитәкчелегендә оештырылган экспозицияләргә карап музей 1994 елда гына ачылган, дип әйтүе кыен. Бер сыйныф бүлмәсен биләгән музейга болгар, фин, угыр халыкларының тарихи үткәне “сыйган”. Укытучы бу эштә ялгыз түгел.  “Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче археология түгәрәгенә тарих белән кызыксынучы балаларны да тартырга тырышам. Практикада күргәннәре дәресләрдә дә ярдәм итә”, - ди Михаил Петрович. Тыңларга вакытың булса, ул һәр экспонат турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. “Түгәрәк әгъзалары белән Тахаръял территориясендә 60тан  күбрәк борынгы авыл урынын ачыкладык. Моны дәлилләүче 5 меңләп көнкүреш әйберләре таптык. Кызганыч, аларның барысына да урыннар җитеп бетми. Һәр табылдык полиэтилен пакетка салып, нумерлап куела. Таш, бронза, тимер, иртә урта гасыр, Идел Болгарстаны чорына караганнары бар. Музейдагы орчык, балык тоту кораллары, таш чүкеч, чүлмәк ватыклары, ашлык төйгеч, бөртек саклау савыты һәм башка җиһазлар саклана. Бүгенге көндә юкка чыккан Бурцево, Адреман, Чабры, Хорновар, Рус Сарыкамышы, Ахтабан, Кильна авыллары урыннары да бай материаллар бирде. Экспонатларның бер өлеше Буада, туган якны өйрәнү музеенда саклана. Бер караганда, савыт-саба, чүлмәк ватыкларының әлләни әһәмияте дә юк кебек, әмма алардагы матур бизәкләр Алтын Урда дәүләтендә рәсем сәнгате тыелмавы турында ачык сөйли. Укучылар үзләре дә музейны баетуда зур өлеш кертәләр. Укытучы Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар, Музей көннәре уңаеннан иң активларга агачны яндырып эшләгән “медальләр” тапшыра. Александр Сапожников, Илнар Җамалетдинов, Арина Хлынова, Валерий Малышев, Андрей Чашкин, Надежда Спиридонова, Кирилл Вериялов музейны экспонатлар белән тәэмин итүдә иң активлар. 
2001 елда авылда булып киткән ТР Фәннәр академиясе тарих һәм милли археологик үзәк хезмәткәрләре Михаил Петрович хезмәтенә зур бәя биргәннәр. Бу хакта язма да саклана. Укытучы “байлык” эзләргә балалар белән яз көне җирләр сөрелгәннән соң чыгарга тырыша. Яңгыр явып үтсә, бәхет инде, керамика, пыяладан, тимердән эшләнгән әйберләр әллә каян ялтырап торалар. Михаил Петрович балаларны башка районнарның тарихи истәлекләре белән дә таныштыра. Тәтеш районы территориясендәге борынгы Ошель (Ашлы) шәһәре калдыклары зур кызыксыну тудырган.
Тарихчыны борынгы әйберләргә варварларча карау мәсьәләсе дә борчый. Ульяновск өлкәсеннән килгән төркем тимер эзләү җайланмасы белән тикшереп, табылдыкка юлыгалар һәм аны үзләре белән алып китәләр. Фән өчен “чимал” эзсез югала, дигән сүз. Элек байлыкларын җиргә күмүчеләр булган. 1985 елда Самара педагогия институтыннан килгән экспедиция Новоселки авылы янында казыну эшләре вакытында бай кызының алтын-көмештән ясаган бизәнү әйберләрен тапкан. Кем белә, җир астында шундый хәзинәләр тагын да бардыр әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International