Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Иң яхшы тәрбияче – “Йолдызкай”да
2013 елның 12 апреле, җомга
Буа дәүләт драма театры бинасында “Ел тәрбиячесе-2013” район конкурсы узды.
Традициягә әверелгән бәйгедә аның әзерлек этабында белем дәрәҗәсе, иҗади активлык, эшендә яңа алым һәм технологияләрне куллану буенча иң яхшы дип табылган җиде тәрбияче катнашты. Чара аларның үз-үзләрен тамашачыга тәкъдир итүләре белән башланып китте. Конкурсның бу өлешендә һәрберсе үз образын тудыруга иҗади якын килгән. ”Йолдызкай”дан А. Гурлина әбиләр, полициянең участок вәкилләре соравы буенча автобуста “килеп җитте”, “Ромашка”дан В. Вилданова “җен” сихере буенча чүлмәктән “чыкты”, ә “Әкият”тән Л. Хафизова галәмдә “барлыкка килде”. Әкият геройлары – Маша белән Аю “АБВГДЕЙКа” тәрбиячесе Г. Хәсәнованы “эзләп таптылар”, “Аленушка”дан О. Гришинаның һөнәри осталыгын “Модалы хөкем” телетапшыруында тикшерделәр. “Алтынчәч”тән Г. Шәмсетдинова һәм Ырыңгы балалар бакчасыннан И. Шурбина үзләре турында тәфсилләп шигырь сөйләделәр. Соңгысының конкурсның икенче этабындагы чыгышы тамашачыга бик ошады. Тәрбияче принцесса ролендә уйнап, “патша әтисеннән” балалар бакчасында эшләргә теләвен белдерде. Патша ничек кенә аның бу капризын үтәүгә каршы булса да, тегесе барыбер нәниләр белән эшләп карау теләгенә иреште.
Калганнар да аңардан калышмадылар. Сәхнә дәртле җыр-биюләрдән “дер” селкенеп торды. Залдагылар сәгать ярымга сузылган күңелле тамашаның тәмамланганын сизми дә калдылар. Артистлыкта, үткен сүздә көч сынашкан тәрбиячеләр сәхнәгә чыгып тезелгәч, аларны тәбрикләү тантанасы башланып китте. Район мәгариф идарәсе начальнигы И. Абзалов: “Сез бүген һәрберегездә үзегезне иҗади яктан ачтыгыз. Мондый белемле кадрлар эшләгәндә без балаларыбыз өчен тыныч”, – дип әйтеп узды. Аның бу изге теләкләренә мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече М. Глинкина да кушылды. Алар бергәләп бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңгән тәрбиячеләргә – “Чишмә”дән Г. Рәхмәтуллинага, “Алтынчәч”тән Г. Шәмсетдиновага, “Күңелле ноталар”дан О. Назаровага, “Чуар тавык”тан И. Камалетдиновага, “Әкият”тән Л. Хафизовага, “Аленушка”дан О. Гришинага, “Ромашка”дан В. Вилдановага, “Кояшкай”дан Г. Сәйфетдиновага, Карлы балалар бакчасыннан Э. Хәмидуллинага Мактау грамоталары тапшырдылар. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә үзеннән зур өлеш керткән “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Э. Әхмәтҗановага “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева махсус бүләк бирде. Аннан районның иң көчле тәрбиячеләре исемлеген укыдылар. Мактаулы өченче урын “АБВГДЕЙКа”дан Г. Хәсәновага, икенчелек Ырыңгыдан И. Шурбинага бирелде.
Ә “Ел тәрбиячесе” исемен “Йолдызкай”дан А. Гурлина яулады. Бәйгенең узган елгы җиңүчесе “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Г. Сәгыйтова факелны аңа тапшырды.
Яңа “пешкән” җиңүче ел дәвамында әлеге исемне аклап, тырышып, үрнәк булып эшләргә сүз бирде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз