“Чиста су” авылга килде

2013 елның 12 апреле, җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең озак елларга исәпләнгән “Чиста су” дәүләт программасы нигезендә район авыллары да сыйфатлы чиста су белән тәэмин ителә башлады. 
Инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Яфизов әйтүенчә, районда бу эш белән нигездә Казандагы “Татводинвест” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте шөгыльләнә. Узган ел әлеге җәмгыять эшчеләре Яңа Чәчкап авылында 9,3 километр торба сузып, халыкны сулы иттеләр. Бик-Үти авылы халкы (рәсемдә) бигрәк тә рәхмәтле. “Үз эшләрен ай ярым вакыт эчендә очлап чыктылар. Җәмгыять җитәкчесе Илмаз Азизов эшнең сыйфатын ныклы контрольдә тотты”, - ди авыл җирлеге башлыгы Нияз Сираҗев. Авылда моннан 30-35 ел элек җир астыннан үткәрелгән полиэтилен торбаларның кайсы өзелгән, кайсы тузган – колонкаларга су килми башлаган. Эшчеләр скважина бораулап, һәркайсына 50 кубометр су сыешлы ике башня торгызганнар. 400 метр саен бер янгын гидранты (барысы 14 данә), 200 метр саен колонка (21 данә) урнаштырганнар. Суны өйләренә кертүчеләр дә байтак. Күл Черкене авылы халкы елга буенда урнашса да, шактый вакыт суга тилмереп яшәде. “Басым җитмәү сәбәпле, колонкаларга су килмәде. Ниһаять, быелдан башлап су проблемасы булмас. Проект буенча авыл урамнарына 8,5 километр озынлыгында торба салу каралды. Узган ел эшчеләр 7 километрда эшне төгәлләделәр. Җирләр азрак кипкәннән соң, калган хезмәтләрне дә башкарачаклар. Сабантуйга кадәр биш урам халкы сулы булыр, дип ышанабыз”, - ди авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллин. 43 метр тирәнлектән су проектта каралган барлык хезмәтләр беткәч кенә җибәреләчәк. Быел Кыят һәм Зур Фролово авылларында да су үткәргечләрнең тышкы челтәрләрен салу эше башкарылачак. “Чиста су” программасы уңышлы эшләп торса, калган авыллар да суга тиенәчәк, дигән ышаныч зур.
Районда халыкны су белән тәэмин итү буенча соңгы елларда байтак чаралар күрелде. 2010 елда һәр авылда кое казылды. 2011 елда район территориясендәге чишмәләр барланып, һәркайсына паспорт булдырылды. Аларның байтагы район бюджетыннан бүлеп бирелгән средствога юнәлтелгән боҗралар белән әйләндереп тә алынды. Бик-Үти, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Суыксу авылларында бу мәсьәләгә аеруча нык игътибар бирелде. “Вамин-Буа” агрофирмасы директоры Раил Хисамов чишмәләрдән файдалануга средстволарны кызганмады. Су проблемасын һәр авыл үзенчә хәл итәргә омтыла. Карлыда, мәсәлән, су колонкалары булмаса да, коелар казу проблемасы уңай хәл ителә. Авылдагы 293 йортның 163ендә үзенең коесы бар. Урамнарда гомуми файдаланудагы 8 кое исәпләнә. Авыл Советы секретаре Илсөяр Хөсәенова әйтүенчә, юллар азрак кипшенгәч, урман хуҗалыгы йортларында яшәүчеләр дә кое  казырга ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International