23 февральдән Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Панцыревны котладылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече И.Р. Шәрипова Буа ветеринария техникумының «Форпост-хокук тәртибе» отряды активисты белән, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Панцыревны Михаил Дмитриевичны  «Офицерлар» җыры белән котларга килделәр.

23 февраль безнең илдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып калачак та. Бу-хәрби батырлык һәм дан көне, армия һәм флот көне.

Без ветераннарга бәйсез илдә яшәвебез өчен рәхмәтле булырга тиеш. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International