Буалылар "Батырлар хәтерен яклыйбыз" акциясендә катнашты

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә "БЕРДӘМ  РОССИЯ" партиясе активистлары, яшь гвардиячеләр, форпостчылылар, яшь армиячеләр, беренчел бүлекчәләр секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары "Батырлар хәтерен яклыйбыз" бөтенроссия акциясендә катнаштылар, җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәттеләр. Әлеге акция бөтен Россия буйлап уза һәм  ул Россиянең рухи фундаментын җимерү омтылышларына җәмгыятьнең символик җавабы булырга тиеш.

- Һәрберебез өчен 23 февраль күңлебезгә якын көн. һәр гаиләдә үз Ватаныбызны саклаучы бабабыз, атабыз яки улыбыз бар! Бу безнең илнең рухи көчен күрсәткән кешеләрнең барысының да тарихи батырлыгын искә алу көне, - дип билгеләде Наталья Храмова "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International