«Без заманча таләпләргә туры килергә һәм сатып алучылар өчен җайлашырга тиеш». Ранис Камартдинов район эшмәкәрләре белән очрашты.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Ранис Камартдинов катнашында Буа районының кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә узды. Яшел Үзән шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге белгече Илсөяр Галләмова 2021 елда узачак кече бизнес санын алу турында сөйләде. "Халык санын алу һәр 5 ел саен үткәрелә. Формасы шактый гади. Сораулар туганда безгә 3-16-73, 3-17-73 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтте белгеч. Шулай ук эшкуарларга товарларны идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалау турында сөйләделәр. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгеч-эксперты Вера Петрова маркировкага тиешле товарлар исемлеге һәм якын киләчәктә маркировкага ия булачак товарлар белән таныштырды. Белгечләргә сорауларны 3-52-89, 3-17-04 телефоннары аша бирергә була яки Буа ш., Ефремов ур., 135 В (санэпидемстанция) адресы буенча шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Район башлыгы сәүдә объектлары булган торак пунктларга чыгып сәүдә итү мәсьәләләренә басым ясады. "Безгә халык теләкләренә җайлашырга, аларга заманча дөнья шартларына туры килә торган уңайлы шартлар һәм сервис булдырырга кирәк. Сезнең товар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, сез алга таба да эшли һәм үсә алыр идегез", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International