“Яз” – Көмеш лауреат

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Район мәгариф идарәсе каршындагы балалар сәнгать мәктәбенең җырчы кызлары “Весенние выкрутасы” халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурс-фестиваленнән чираттагы мәртәбә җиңүләр алып кайттылар.
РФнең атказанган артисты, Гнесиннар исемен-дәге Россия музыка академиясе профессоры Светлана Игнатьевадан, Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС) доценты, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Щеголевадан һәм башка танылган сәнгать әһелләреннән торган жюри 20 коллектив арасыннан “Яз” вокаль ансамбле чыгышын Көмеш лауреат исеменә лаек, дип тапты. Узган ел Наилә Таҗетдинова, Римма Шәйхетдинова җитәкчелегендәге ансамбль “Эстрада вокаль ансамбле” номинациясендә Алтын  лауреат булган иде. Ә кечерәкләр – 9-12 яшьлек кызлардан торган “Шатлык нуры” төркеме, бер баскычка күтәрелеп, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Резеда Мәхмүтова, Илһамия Шәрәфетдинова җитәкчелегендә Иске Суыксу мәктәбе каршында эшләп килүче “Энҗе бөртекләре” “Халык ансамбле” номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
“Шатлык нуры” ТНВ каналында баручы “Җырлы-моңлы балачак” конкурсының да беренче турын узды. Шушы көннәрдә алар телевидениегә төшәргә баралар. Тапшыруны карап барырга, кызларбыз өчен тавыш бирергә онытмагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International