Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен яңа программа эшләде. Яңа программа Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь гаиләләр өчен «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Әлеге программа ярдәмендә бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр дә, коммерция структураларында да, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә фатир алырга мөмкин.
«Яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнашуның төп критерийлары:
- мөрәҗәгать итүченең яше ир яисә хатынның яисә тулы булмаган гаиләдә ата-анасын исәпкә кую өчен 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш (шул көнне кертеп). Билгеләп үтәбез, исәпкә баскач, мөрәҗәгать итүче программада катнашу хокукын 36 яшькә җиткәннән соң да саклый.
- гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала, әгәр гаиләдә бер кешегә 18 кв.м торак туры килсә, ул анда язылган яисә ия булса;
- мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында теркәлгән булырга тиеш;
- мөрәҗәгать итүче Татарстанда хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыра, шул исәптән шәхси эшкуар, үз-үзенә эшләүче һәм түләү сәләтен расларга мөмкин;
- торакның норматив бәясенең 10 %ын түләгәндә, фатирны сайлау мөмкинлеге;
- 28,5 елга кадәр вакыт дәвамында фатир бәясен түләү мөмкинлеге;
- ике кешелек гаиләгщ торак мәйданы нормативы - 42 кв.м, 3 һәм аннан да күбрәк кешенең гаиләсенә - һәркайсына 18 кв.м;
- социаль ипотека шартнамәсе гамәлдә булганда һәр туган бала өчен, дәүләт 200 мең сумлык бурычын юкка чыгара;
Социаль ипотека программасында катнашу мәсьәләсе буенча яшь гаилә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт, тел.84374 348 82.