Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Абитуриент, ГТО күрсәткечләрең ничек?
2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Киләсе уку елыннан илдә 1931 елдан алып 60 ел гамәлдә булган хезмәткә һәм оборонага әзер булу (ГТО) комплексын кабат мәктәпләргә кертергә мөмкиннәр.
Осоавиахимның Үзәк Комитеты 1932 елда үзен яхшы яктан күрсәткән кызылармиячеләрне “Ворошилов укчысы” исеме һәм күкрәк билгесе белән бүләкли башлады. Тора-бара төз атучылар әзерләү оборона-масса эшенең аерылгысыз өлешенә әверелде һәм яшьләр дә, өлкәннәр дә бу хәрәкәткә актив кушылдылар. Быелның март аенда РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Эхо Москвы” радиосына биргән интервьюсында югары уку йортларына укырга кергәндә абитуриентларның ГТО нормативларын ни дәрәҗәдә уңышлы тапшыруы исәпкә алыначагы турында белдерде. Ягъни, бердәм дәүләт имтиханнары, ГИА нәтиҗәләренә игътибар иткән кебек. “Барлык балаларга да тигез таләп куярга ярамый. Безгә һәр баланың сәламәтлеге торышындагы үзгәреш динамикасын күрү мөһим”, - диде министр. РФ Президенты Владимир Путин да март аенда спортка багышланган киңәшмәдә ГТО нормативларын кертүне хуплады. Физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Хәйруллин (рәсемдә) йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, чаңгыда йөрү, граната ату, гимнастика күнегүләре, йөзү кебек спорт төрләре кергән ГТО нормаларын тапшыруны кертүне кирәк, дип саный. “Үткән пәнҗешәмбе көнне Ырыңгы мәктәбендә физкультура укытучылары семинарында бу хакта сүз алып бардык. Барысы да яңалыкны куллануга алуга риза. Хәзерге вакытта балаларның күп вакытларын компьютер, телевизор алдында үткәрүләре сер түгел. Хәтта авылда да әлләни физик эш юк. Хәрәкәт җитми. Яшь буынның сәламәтлеге мактанырлык түгел. ГТО нормаларын тапшыру кертелсә спортка мөнәсәбәт тә үзгәрер иде”, - ди Илгиз Газизҗан улы.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов та яңалыкның уңай ягы булыр, дип исәпли. “ГТО нормативларын тапшыру бурычы алда торганлыктан, балалар физкультура дәресенә теләп йөрерләр, дип ышанам. Спорт ихтыяр көче дә тәрбияли”, - ди ул. Әлбәттә, бөтен кеше дә рекордлы нәтиҗәләр күрсәтә алмый. Сүз укучыларның гомуми сәламәтлекләрен ныгыту турында бара. ГТО нормативларын тапшыру үз өлешен кертми калмас.
Дмитрий Ливанов бу мәсьәлә буенча май аенда зур сөйләшү булачагын белдерде. “Мәсьәлә август аенда хәл ителеп, 2014 елда югары уку йортларына нинди күрсәткечләр белән кабул ителәчәкләре билгеле булачак”, - диде.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз