Буада Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Тормышка 10 000 адым" республика сәламәтләндерү акциясе узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бүген, 6 апрельдә Буа шәһәренең Яшьләр паркында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Тормышка 10 000 адым" дигән республика сәламәтләндерү акциясе узды. Акция «Бердәм  Россия» партиясе, «Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм Ветераннар Советы белән берлектә «Өлкән буын», «Демография» милли проектының «Спорт нормасы» төбәк проектлары кысаларында оештырылды. Паркка лаеклы ялга чыкканнан соң, кул кушырып утырмаган, ә актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүче хатын-кызлар җыелды.

 «Бездә атна буена планнар  язылган, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә паркка скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә чыгабыз, дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә бассейнга йөрибез. Йөреш кешенең физик сәламәтлеген саклау өчен мөһим элемент булып тора. » - элек балалар бакчасында медицина хезмәткәре булып эшләгән Хрипунова Наталья Васильевна. Акция беренче тапкыр алты ел элек үткәрелде һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен көненә 6 меңнән 10 меңгщ кадәр  адым узу рекомендацияләренә нигезләнгән иде. Быел акцияне Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышладылар, ул ел саен сәламәтлек саклауның глобаль проблемаларына багышлана һәм төрле девизлар астында уза. Быел исә сәламәтлеккә карата тигезсезлекне киметүгә багышлана һәм "Бергәләп  гадел һәм сәламәт дөньяга" девизы астында уза. Чараны "Бердәм Россия" партиясеннән чәй эчү һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International