Буа кызлары чибәрләр һәм талантлылар

2013 елның 26 апреле, җомга
Яшь кызларыбыз барысы да чибәрләр һәм талантлылар – “Мини-мисс Буа-2013” конкурсы моны ачык күрсәтте.
“Ромашка” балалар бакчасыннан Ләйсән Дәүләтшина, “Чишмә”дән Латыйфа Әюпова, “Әкият”тән Арина Машкова, “Ромашка”дан Элла Гайнуллина, лицей-интернаттан Светлана Назарова, өлкәнрәкләрдән  Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Рәйхан Җамалетдинова, 1 номерлы мәктәптән Мария Фомина, Алла Гайнуллина әнә ничек төз басып, салмак атлап, ихлас елмаеп сәхнәгә чыгалар – матурлык конкурсы кызларыбыз өчен гадәти хәл, диярсең. Визит карточкаларын тәкъдим иткәннән соң аңлашылды – бик актив, һәр җирдә өлгер, тырыш икән бит алар. Бию, аэробика, гимнастика, йөзү белән шөгыльләнәләр. Менә шул үз-үзләренә ышаныч бирә дә инде. Чынлап әйтәм, жюрида булсам, кызлар осталык күрсәткән иҗат, спорт номеры, спорт модасы дефиле конкурсларында да барысына да иң югары баллар гына куяр идем. Хәер, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова җитәкчелегендәге, “Пробизнесбанк”ның Буа филиалы идарәчесе  Ренат Хәсәновтан, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Эльвира Гарифуллинадан, район мәдәният сарае методистлары Гүзәл Салаватовадан, Рөстәм Әхмәдуллиннан, “Мисс-Буа-1996” конкурсы җиңүчесе Ләйсән Басыйровадан торган жюри үзе дә “дүртле” саны язылган табличкаларны бик сирәк күтәрде.
Менә шулай нәни чибәр-кәйләргә, аларның берсеннән-берсе матур күлмәкләренә, искиткеч чыгышларына сокланып, якыннарының, дусларының, тамашачыларның көчле алкышларына кушылып утырган арада күңелле бәйге ахырына да якынлашты. Инде жюриның нәтиҗә ясаганын гына көтәсе калды. Дулкынландыргыч, озак булып тоелган мизгелләрне исә үзләренең җыр-биюләре белән конкурсантларыбызның яшьтәшләре “кыскарттылар”.
Менә кулларына бүләкләр тоткан жюри әгъзалары сәхнәгә чыктылар. Г. Хәкимова беренче булып барысы исеменнән конкурсны оештыручы, алып баручы Раилә Әюповага, аңа  ярдәм иткән  5 номерлы мәктәп укучысы Ранис Сәгыйтовка  рәхмәтен җиткерде. Аннан кызларга район мә-дәният идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм  бүлеге, “Альпари” компаниясе, “Пробизнесбанк”, “Сафари” күңел ачу үзәге, “Амарант” реклама агентлыгы әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Иң күңеллесе шул – җиңелүчеләр юк. Латыйфа – “Леди сөйкемлелек”, Арина – “Леди спорт”, Элла – “Леди артистка”, Мария – “Фотомодель”, нәниләрдән Светлана, өлкәнрәкләрдән Алла “Вице-мисс” булып танылдылар. “Мини-мисс – Буа” титулларына  “Гольфстрим”да биюче, аэробика белән шөгыльләнүче, осталык дәресләрен былтыргы мисс Эльвина Шакировадан алган Ләйсән һәм спорт бал биюе белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче Рәйхан лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International