Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бакчаларга чиратлар үсә
2013 елның 26 апреле, җомга
Балалар саны үсү район өчен куанычлы хәл. Сабыйларны җитәрлек күләмдә бакчалар белән тәэмин итү мәсьәләсен генә тулысынча хәл итәсе бар.
Районда 2012 елда 517, быелның беренче кварталында 128 бала тәүге авазын салды. Сүз дә юк, балалар күп туа. Аларны балалар бакчаларына бирү вакыты җиткәнне сизми дә каласың. Авыллардан аермалы буларак, шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә сабыйлар өчен урыннар җитми. Бүгенге көндә шәһәрдә 3тән алып 7 яшькәчә булган 46, яшь ярымнан алып 3 яшенә кадәр 321 бала бакчага чиратта тора. “Теремок”та, “Йолдызкай”да бигрәк тә тыгыз. Бакча “даулау” өчен баланы урнаштыруга гаризаның вакытында бирелүе таләп ителә. Чөнки бакчага кабул итү чират буенча бара. Районның мәгълүмати-методик үзәге методисты, Мария Глинкина әйтүенчә, ата-аналарга әлеге гаризаны район мәгариф идарәсенә китереп бирүнең хаҗәте юк, моның өчен https://uslugi.tatar.ru/cei/feedback электрон адресы һәм 3–26–02, 3–54–88 телефон номерлары буенча техник булышу хезмәте аша җибәрү дә җитә.
Кызганычка каршы, өч ел элек “Барс.Web-Электрон Балалар Бакчасы” системасы гамәлгә керүгә карамастан, ата-аналар әлеге яңалыктан файдаланырга ашыкмый. 2012 елда бакчаларда урын бирүне үтенеп мөрәҗәгать иткән 350 ата-ананың бары тик 10сы, быел исә 150 кешенең 8е генә портал аша эш иткән. Балалар бакчалары мөдирләре дә бу хакта аңлату эшләре алып баралар. Югыйсә, яңа система мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре белән идарә итү процессларын автоматлаштыра һәм аларны компьютерлаштыруның мөһим инструменты булып тора. Ул мәгариф идарәсе органнары, балалар бакчалары мөдирләре, гариза бирүчеләр өчен билгеләнгән дә инде. Балалар бакчалары мөдирләре, мәсәлән, гаризаларны электрон вариантта алган очракта бакчалардагы төркемнәрне формалаштыра ала, әйтик, учреждениедә күпме бала булуын, күпме баланың килергә теләвен, ничәсенең мәктәпкә озатылуын, яшәү урынының адресы үзгәрүен, электрон чиратның баруын һәм бала өчен урыннар барлыкка килүен ачык белеп тора. Яңалыктан файдалануның ата-ана өчен уңайлы ягының берсе – учреждениегә чиратның күз алдында булуы. Монда балаларны бакчага төрле әйләнеч юллар аша бирүнең кирәге бөтенләй дә калмый. Гаиләнең башка шәһәргә күченеп китүе, я булмаса шәһәрнең икенче ягыннан йорт, квартира алу кебек үзгәрешләр дә ачыклык таба монда. Электрон чиратны өйдә күзәтеп барганда бакчада шул сәбәпле көтелмәгәндә урынлы булып куюың да бик мөмкин. Бакчага бару өчен юллама бирелгән очракта 30 көн дәвамында баланы китермәсәләр, статус “бала килмәде” дип үзгәртелә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз