Ветераннарны котлыйк

2013 елның 26 апреле, җомга
3 майдан 9ына кадәр районда Бөек Җиңүгә 68 ел тулу хөрмәтенә “Якташлар ихтирамы” акциясе үткәрелә.
“Сугыш ветераннары, толлары аз санда калып бара. Аларга җылы сүзләребезне әйтергә ашыгыйк. “Россия почтасы” федераль дәүләт учреждениесе әлеге хәйрия акциясен шул максатта уздыра да”, - ди Буа районара почтамты начальнигы урынбасары Елена Воронова. Аның сүзләренчә, почта бүлекчәләрендә халыкка  открытка сатып алып кую өчен тартмалар урнаштырылган. Открыткаларга котлау сүзләрен язуда мәктәп укучылары ярдәм итә. Открытканы хат ташучы РФ Президенты котлавы белән бергә ирештерә. Шәһәрнең Тукай урамында яшәүче ветеран Фәрит Әхмәтов үз адресына котлауны алырга өлгерде дә инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International