Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Кубок Буада калды
2013 елның 26 апреле, җомга
Татар-башкорт милли көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына һәм призларына һәм Россия спорт остасы Фәрит Козырев призларына ачык шәхси команда республика ярышлары үткән шимбәдә “Батыр” спорт мәктәбендә бик киеренке узды.
Ярышлар башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Азат Айзатуллов көрәшчеләрне тәбрик итеп, аларга җылы теләкләрен ирештерде. “Унике ел элек башланып киткән әлеге ярышларны үткәрү традициягә керде. Дәвамлы булсын. Яшьтән көрәшеп үскән кеше тормыштагы авырлыкларны җиңел кичерә. Аның өчен хәрби хезмәт тә авыр тоелмый. Көрәшчеләребезнең республика күләмендә дә танылуларын телим”, - диде ул һәм Фоат Козыревка Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Хәзерге көндә Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче 80 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Россия чемпионы исемен яулаган Фоат абый Козырев буалыларның үзенә булган хөрмәте өчен рәхмәт белдерде, “Азат Касыйм улының бүген беренче эш көне. Аңа эшендә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим”, - диде. Саба районыннан килгән тренер Илдар Ермолаев Фоат абыйны туган көне белән тәбрик итеп, бүләк тапшырды. Бу вакытка Казаннан “ТАИФ” җәмгыяте директорлар советы рәисе Рөстәм Султиевның Фоат абыйга атап җибәргән бүләге – телевизорны да китереп җиткерделәр. “Батыр” спорт мәктәбе директоры Ирек Яраханов көрәш кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Бу көнне Актанышта көрәш буенча республика беренчелеге ярышлары да уздырылу сәбәпле, бил алышучыларның байтагы анда киткән иде. Тренерлар Ра-ил Ильясов белән Зөфәр Хәкимов та өйрәнчекләре белән шул сәбәпле монда үткәрелгәнендә катнаша алмады. Ярышта Буа, Саба, Апас, Югары Ослан районнарыннан килгән 1995 елда һәм аннан соң туган 59 яшүсмер катнашты. Өлкәннәр 60 килограммнан алып 130 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә бил алыштылар. Иске Тинчәле, Иске Суыксу, Карлы, Яңа Чәчкап мәк-тәпләрендә эшләүче тренерлар Альберт Гобәйдуллинның, Мансур Җамалетдиновның, Рамил Җамалетдиновның, Айрат Габдрахмановның шәкертләре сынатмадылар – үз авырлык үлчәвендәгеләрне егып кына тордылар. 43, 70, 80 килограммга кадәргеләр арасында Иске Тинчәледән Алмаз Нәҗметдинов, Фаил Ильясов, Марат Миначев беренче урынны яуладылар. Иске Суыксудан Илназ Абдрахманов, Булат Гыймадиев 50 һәм 65 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче исеменә лаек булдылар. Карлыдан Рамил Әхсәнов, Алмаз Шәрифуллин, Яңа Чәчкаптан Айрат Гатиятуллин, Буадан Динар Җамалетдинов һәм башкалар да үзләренең өметле булуларын расладылар. Өлкәннәр арасында оста бил алышу үрнәген Ринат Камалетдинов, Альберт Җамалетдинов, Илназ Гайнуллов, Эдик Вәлиуллин, Радик Сафиев, Радик Мохтәров, Җәүдәт Гайнуллин кебек киң танылу алган спортчылар күрсәтте. Районнар арасында буалыларга тиңнәр табылмады. Сабалылар икенче, Апас районы командасы өченче урында. Призлы урыннарны яулаучыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллин бүләкләр тапшырды. Фоат абый җиңүчеләргә үзе әзерләгән бүләкләрен бирде, хакимияткә, элеватор, шикәр заводы, “Комплект-Сервис+” җәмгыяте җитәкчеләренә, спонсор буларак ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерде. “Дорсервис” җәмгыяте директоры вазифасын башкаручы, Тәтеш районы Сабан туенда милли көрәш буенча 20 тапкыр җиңүче, 10 тапкыр абсолют батыр исеменә лаек булган Назыйм Фәхретдинов тарафыннан бирелгән “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”) газетасын Фоат абый олы бүләк кебек кабул итте. “Үзем турында 1971 елда мәкалә чыккан сан үземдә сакланмаган. Бергә көрәшеп йөргән атаклы спортчылар Раббани Гайфуллинның, Данил Галиевнең, Риф Мадьяровның, Наил Хәмидуллинның фоторәсемнәрен күреп, үзләре белән күрешкән кебек булдым, - диде. Назыйм Нургали улы кагыйдәләрне төгәл үтәп көрәшкәне өчен Апастан килгән спортчы Рафаэль Хәсәновка кул сәгате бүләк итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
февраль, 2026 ел
2026 елның 25 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Татарстанлылар почтада сатып алынган лотерея билетлары буенча 60 млн сумнан артык акча откан
Бүген лотереянең туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ 460 ел элек, 1466 елның 24 февралендә Брюгге шәһәрендә танылган Нидерланд рәссамы Ян Ван Эйканың тол хатыны ире истәлегенә лотерея билетлары сатуны оештыра һәм кергән акчаның төп өлешен ярлыларга ярдәмгә юнәлтә. Шуннан бирле лотерея бөтен дөньяда киң таралган. Россия почтасы Татарстанда яшәүчеләрнең узган ел почта бүлекчәләрендә сатып алган лотерея билетлары буенча күпме акча отулары турында сөйләде.
Соңгы елларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына иң масштаблы төзәтмәләр үз көченә керде.
2026 елның 1 февраленнән Россиядә кулланучылар хокукы яңа, күпкә кырыс чорга керде. «Кулланучы һәрвакыт хаклы» лозунгы тулысынча үткәнгә китә. Аны «Хокукларны кулланучы, тик катгый билгеләнгән кысаларда, ә бизнесның бу кысаларга каршы чыгуның күп ысуллары бар» принцибы алыштыра.
20
февраль, 2026 ел
Буа районында профсоюз конференциясе йомгаклары
Бүген район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары конференциясе узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз