Буа гаиләләре «яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнаша ала

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча яңа программа эшләнде.

 

Әлеге программа ярдәмендә фатирны бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, шулай ук коммерция структураларында эшләүче шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр сатып ала ала.


Социаль ипотека программасында катнашу мәсьәләсе буенча яшь гаиләләр Буа муниципаль районы Башкарма комитетының Торак сәясәте бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт, тел. 8 84374 348 82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International