Казанда Каенлыкта узган Сабан туенда кунакларны "Буа-Алан" каршы алды.

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Казанда Каенлыкта татар халык бәйрәме-Сабантуй узды. Масштаблы халык күңел ачуында гадәттәгечә буалылар да катнашты.

Иртәдән үк Каенлыкка шәһәр халкы һәм кунаклары агыла башлады. Аларны авылча эшләнгән ишегалларында каршы алдылар.  

Буа-Аланга Башкортстан, Үзбәкстан, Кытай, Әрмәнстан һәм башка илләрдән кунаклар килде.

Балалар һәм олылар капчык белән сугышларда катнаштылар, аркан тарттылар, гер күтәрделәр, кул көчен армреслингта сынадылар, таяк тартышу буенча иске халык уенын бик теләп уйнадылар. Буа Аланда чәй, камыр ризыклары белән сыйландылар, Буа җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Салават белән Гүзәл Миңнехановлар, «Уяв», «Рябинушка», «Ләйсән»  ансамбльләре һәм районның иң яхшы җырчылары үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Балалар иҗаты өченаерым мәйданчык эшләде, ул нәниләрнең яраткан урынына әверелдле.

Тәкъдим ителгән кул эшләре эшләнмәләре күргәзмәсе  аеруча да сокландырды. Сабан туе кунакларына Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ветеринария техникумы күп төрле мәдәниятләрне һәм халык традицияләрен чагылдыра торган сувенир әйберләр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International