Мәдәнилек җитмиме, чүп савытларымы?

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Санитар-экологик икеайлыгы кысаларында шәһәрне җыештырабыз, чүп-чардан чистартабыз. Әмма күмәк җыештырудан соң берничә көн үтүгә юлларда, тротуарларда янә кәгазь тартмалар, буш шешәләр ауный башлый.
Сәбәп нидә соң? Үзебезгә мәдәнилек җитмиме: башкалар хезмәтенә төкереп карыйбызмы, әллә чүпне ташларга урын юкмы? Шуңа ачыклык кертү максатында дус кызым белән кечкенә генә эксперимент үткәрдек. Күпфункцияле үзәк каршындагы кибет алдында басып туңдырма ашадык, кәгазе кулда калды. Космовский урамы буйлап шушы чүпне салырга савыт эзләп киттек. Беренче урнага кадәр байтак атладык әле. Учыбызны буяп, бөгәрләнеп беткән кәгазьне “СтарГород” кибете каршындагы тукталыш янында беркеткән чүп савытына гына ташлый алдык. 
Моннан шундый сорау туды: кызык, барлык кеше дә безнең сыман урам буйлап чүп савыты эзләп йөрерме икән? Кагыйдә буенча урамнарда урналар бер-берсеннән күпме ара калдырып урнаштырылырга тиешләр? Әлеге сорауга җавапны шәһәр башкарма комитетында да, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыятендә дә бирә алмадылар. Интернеттан алынган СанПиН нормалары буенча халык күп йөри торган урыннарда бер чүп савытыннан икенчесенә кадәр ара 40, ә гадәти урыннарда 100 метрдан да ким булырга тиеш түгел. Бу очракта дус кызым белән 100 метр гына атламадык. 
“Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыяте баш инженеры Салих Гафуров белдерүенчә, чыннан да, шәһәрдә чүп савытлары җитми. Хәзерге көндә буалыларның көнкүреш калдыкларын 33 урна, 215 контейнер, 80 бункер “җыя”. Яңаларына заказ бирү өчен финанс мөмкинлекләр юк. Бер чүп савытын сатып алу, урнаштыру якынча 3 мең сумга, контейнер – 5 мең сумга, бункер 40 мең сумга төшә. Шуңа да әлегә коммуналь хезмәткәрләр барына канәгать булып, төзекләндереп, буяп торырга мәҗбүр. Бүгенге көндә алар карамагында парклардагы чүп савытлары гына. Ә урамнар торышы оешма-предприятие, учреждение, кибетләр каршындагы урналар “коткара”. Шәһәрне тышкы төзекләндерү кагыйдәләре буенча һәр объект территориясендә чүп савытлары урнаштырылырга һәм аларны чистартып торырга тиеш. Шәһәр урамнарының чисталыгын даими рәвештә административ комиссия һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре тикшереп тора. 
Киләчәктә коммуналь хезмәткәрләр шәһәр чисталыгына игътибарны арттырырга вәгъдә итәләр. Моның өчен тагын 50 контейнер, 20 бункерга заказ бирелгән. Чүп савытлары мөмкинлек булган саен яңартылачак. “Яңалары кайтса, беренче чиратта күпкатлы йортларның подъезд алларына урнаштырыр идек. Урамнарга да куеп чыгу, җәмәгать транспорты тукталышларындагыларын да алыштыру комачаулык итмәс иде”, - ди баш инженер Салих Гафуров. 
Әгәр шулай була калса, киләчәктә безгә дә чүп-чарны учыбызда җылытып йөрергә туры килмәс, кәгазьләрне, азык-төлектән бушаган савытларны җиргә ташларга гына караучылар да борын төбендәге чүп савыты яныннан горур гына узып китмәсләр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International