Менә сиңа пенсионерлар!

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Күптән түгел Казанда пенсионерлар арасында Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлап үткәрелгән “Өченче яшь” өченче республика спартакиадасында буалы өлкәннәребез уңышлы чыгыш ясадылар – 14 шәһәр командасы арасында бишенче урын яуладылар.
Алты спорт төре буенча үткәрелгән әлеге бәйгедә безнекеләрне Түбән Кама, Казан, Алабуга, Әлмәт пенсионерлары гына уздылар, дүртенче урынга нибары 9 очко гына җитмәде. “Бу берничә секунд кына, дигән сүз. Былтыргы унберенче урын белән чагыштырганда алга китеш зур. Пенсионер спортчыларыбыз бик тырыштылар, аларга зур рәхмәт”, - ди команда вәкиле 80 яшьлек Җәүдәт абый Халиков. 
Аерым бәйгеләргә килгән-дә, 25 метр арага йөзүдә Адав-Толымбай авылыннан Идрис Усманов җиденче, Буадан Галия Сөбханкулова тугызынчы нәтиҗә күрсәттеләр. Алар үзләрен урыннан озынлыкка сикерүдә дә сынадылар. Идрис абый 2,22 метрга “очып”, бишенче, Галия апа 1,5 метр белән җиденче булдылар. “Отжимание”дә Искәндәр Сәйфетдинов алтынчы урын алды. Ул 1 минут эчендә гәүдәсен идәннән 37 мәртәбә күтәрде. Адав-Толымбай авылыннан Сария Хәйруллина “приседаниене” шулай ук 1 минутта 50 тапкыр ясады һәм дүртенче урын белән канәгатьләнде. Ник дигәндә, мондый нәтиҗәгә өч кеше иреште, ә Сария апа алар арасында соңгысы булып чыгыш ясады һәм спорт законнары буенча түбәндә калды. Дартста Алшихтан Фәрит Миңлебаев җиденче, Җәмилә Симонова ундүртенче урынлык очко җыйдылар. Өстәл теннисында Наилә Исмаилова бишенче, Николай Селиверстов тугызынчы урында. Наилә апа 200 метр арага йөгерүне дә үз өстенә алды – аягын авырттырып стартка чыга алмаган Җ. Симонованы алыштырды һәм финиш сызыгын унберенче  булып узды. “Сынатмас өчен бар көчемне куйдым”, - ди ул. Ә районның танылган чаңгычысы һәм йөгерешчесе Инсаф Гыймалетдинов пьедесталдан бер адымда гына калды – дүртенче булды. Ә менә алар икәү Н. Селиверстов һәм Вячеслав Шурбин белән бергә “Күңелле  эстафета”да, бер командага бернинди шанс калдырмыйча, беренче урын яуладылар. Хоккей, футбол, баскетбол туплары белән оста идарә итүләрен һәм җитезлекләрен раслап, 3 минут 37 секунд вакыт белән җиңделәр. 
Ә Җәүдәт абый бәйгенең иң өлкән катнашучысы булып танылды һәм истәлек бүләгенә ия булды. 
Менә шундый алар буалы пенсионерлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International