Скутер йөртүгә “права” кирәк булачак

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Бүгеннән юлларда балалар имгәнүен профилактикалаучы “Игътибар – балалар!” чарасының беренче этабы старт алды.
Җәйге каникуллар әле башланмаган да, ләкин республикада балигъ булмаганнар катнашында ДТПлар статистикасы борчуга сала – беренче өч айда аларның һәм каза күрүче балалар саны артты. 
Районда быел балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелмәде, ләкин бу олылар өстеннән дә, үсмерләр өстеннән дә җаваплылыкны төшерми. Балаларны автомобильдә алып барганда иминлек каешлары булу һәм махсус утыргычларны файдалану даими тикшереләчәк. Шулай ук әти-әниләр14 яше тулмаган велосипедчыларга хәрәкәт полосасына чыгарга ярамауны, ә мопедка һәм скутерга идарә итүнең 16 яшьтән генә рөхсәт ителүен истән чыгармаска тиешләр.
Ә агымдагы елның ноябреннән мопедларга, скутерларга, квадрацикллар йөртүгә гомумән таныклык таләп ителәчәк. РФ Президенты әлеге төр йөртүчегә укыту өчен “М” категориясен кертергә тәкъдим итте. “Права” 16 яшьтән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырганнан соң гына биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International