Казанда якташыбыз Шакир Әхтәмов истәлегенә мемориаль такта куелды

2021 елның 20 августы, җомга

Кичә Казанның Вахитов районының 5 нче номерлы Николаев урамында күренекле якташыбыз, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Шакир Әхтәмовның тууына 120 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Шакир Әхмәтҗан улы икенче, өченче, дүртенче чакырылыш ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары, большевикларның Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе Буа һәм Апас район комитетлары беренче секретаре булып эшли, 1942 елда Свияжск-Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкли. Хезмәте өчен ул 1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1950 елда Ленин ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Мемориаль такта кую инициаторы-Шакир Әхмәтҗан улының оныклары, идеясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International