Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Сабантуй “исе килә”
2013 елның 17 мае, җомга
Быел беренче ат чабышлары Зур Боерган авылында узды.
Өч ел элек “Вамин-Буа” агрофирмасы директоры Раил Хисамов һәм май-сыр комбинаты җитәкчесе Фәнил Шәйхаттаров инициативасы белән корылган ипподромда алдагы ярышларда 5 ат кына катнашса, быел аларның саны 32гә җитте. “Тахаръял”, “Вамин-Буа” бахбайлары хәзер Ульяновск өлкәсе, Чуашстан республикасы, Тәтеш районы чабышкылары белән дә ярыша. “Гигант” бүлекчәсе җитәкчесе Валерий Малышев алдан халыкны язгы чәчү йомгаклары белән таныштырып үтте. Казанда үтәчәк Универсиада утының районыбызның Зур Боерган һәм башка авыллары аша ике тапкыр үтүе хәбәрен дә тыңлаучылар шатланып кабул иттеләр. Раил Хисамов агрофирмада атлар үрчетүгә игътибар бирелүгә тукталды. Шәмәк, Иске Мәртле, Зур Боерган авылларыннан ярышта күп атлар катнашуы шул хакта сөйли.
Ниһаять, старт бирелде. “Миссияләрен” яхшы аңлаган чабышкылар бердәм алга ыргылдылар. Алар 1600 метр араны бер тапкыр уздылар, ә юртакларга (көймә белән), күп булгач, сигез мәртәбә старт бирелде. Йөгерекләрдән беренче урында “Тахаръял” агрофирмасыннан Веселица аты. Ә аны Николай Нестеров иярләгән. Юртаклар арасында хөкемдарларга – “Буа ипподромы белән дәүләт завод конюшнясы” дәүләт учреждениесе җитәкчесе Шәүкәт Салиховка һәм дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Тәлгать Юнысовка җиңүчене билгеләү үтә дә кыен булды. Берьюлы диярлек килгән юртакларның финиш күрсәткечен секундлар гына аерды. Нурвахит авылыннан Илсур Галимҗановның Пульман кушаматлы аты, Иске Мәртледән Юрий Кузьмин, ипподромнан Мансур Мифтахетдинов, Зур Боерганнан Альберт Ханбиков, Күл Черкененнән Герман Кошкин иярләгән бахбайлар да җитез булдылар. Зур Шыгырдан авылыннан алып килгән атның җайдагы 85 яшьлек Гали Әхтәмов исә барысының да исен җибәрде.
“Тәтештән, Чуашстаннан килүчеләрнең тәҗрибәләре белән танышу безнең спортчылар өчен бик файдалы. Сабантуйларга әзерләнү өчен старт булды бу”, - диде Буа ипподромының әйдәп баручы зоотехнигы Айрат Шәрәфетдинов.
Ахырдан җиңүчеләргә һәм катнашучыларга “Вамин-Буа”, “Тахаръял” агрофирмалары, аларның бүлекчәләре, Боерган авыл Советы хәстәрләгән Мактау грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды. Берәү дә игътибарсыз калмады.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз