Кадрлар әзерләүдә – лидер

2013 елның 17 мае, җомга
Буа ветеринария техникумы директоры Вәгыйз Сәгыйть улы Сөнгатов “Россия урта-һөнәри белем бирү лидеры-2012” Бөтенроссия конкурсында Россия агропромышленность комплекслары өчен кадрлар әзерләүдә лидер директор булып танылды. 
“Яңа икътисадка – яңа һөнәри белем” девизы астында Россия урта-махсус уку йортлары директорлары Берлегенең Мәскәүдә узган VII съездында аңа әлеге номинациядә җиңүче буларак “Мактаулы исем – 2012 елда Россиядә урта-һөнәри белем бирү лидеры” медале тапшырылды. 
Аның җитәкчелегендә бүген ветеринария техникумы югары квалификацияле эшче кадрлар һәм киң компетенцияле хезмәткәрләр әзерли, моның өстенә өстәмә квалификация бирү белән дә шөгыльләнә.  Анда ветеринария фельдшерлары, бухгалтерлар, урман буенча техниклар, газ буенча техниклар, юристлар укытыла,  бер уңайдан автомобиль йөртүчеләр, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар, ашчы-кондитерлар, тракторчы-машинистлар әзерләнә. 80 еллык эшчәнлеге эчендә уку йорты Татарстанның һәм Россиянең агропромышленность комплексы өчен 18 меңнән күбрәк белгеч укытып чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International