Таганнарда ышаныч бармы?

2013 елның 17 мае, җомга
Күптән түгел шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең берсендә тәрбияләнүче сабый таганнан егылып төшеп, умрау сөяген сындырды. Бу вакыйгадан соң бакчалардагы, уен мәйданчыкларындагы таганнарның ышанычлылыгына шик туды. 
Күптән түгел шәһәрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең берсендә тәрбияләнүче сабый таганнан егылып төшеп, умрау сөяген сындырды. Бу вакыйгадан соң бакчалардагы, уен мәйданчыкларындагы таганнарның ышанычлылыгына шик туды. 
Аларның торышын кем булса да тикшерә һәм куркынычсызлыгы өчен җавап тотамы икән? Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре территориясендәге уен мәйданчыкларындагы таганнарның төзеклеге өчен бина буенча җаваплы эшче яки хуҗалык эшләре мөдире җавап бирергә тиеш. “Бакчалар балалар мәйданчыкларына җиһазлар сатып алуга сметаны үзләре төзиләр. Үз хисапларыннан әйбер сатып алганда да мәгариф идарәсе белән алдан килештерергә тиешләр”, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов. 
Кайбер бакчаларда күптәнге,  эретеп ябыштырып ясалган таганнар хезмәт итә. Алар белән күңелсез вакыйгалар килеп чыкмасын өчен “Әкият” балалар бакчасы мөдире Энҗе Әбүзәрова, мәсәлән, вазифага урнашу белән сертификаты булмаган 30 еллык таганнарны “эшсез калдырган”. Татар Буасы балалар бакчасы мөдире Лилия Касыймова да ышанычсыз “уенчыкларны” алдырган. “Ата-аналар комитеты белән киңәшеп, яңа-ларын кую турында кайгыртабыз”, - ди ул. Мөдир Гөлсем Мөхәммәтшина әйтүенчә, Кайбыч авылында тәрбиячеләр 9 баланы чиратлап карап торып атындыралар. 
Ярый хуш, балалар бакчаларында таганнарда имгәнү кабатланмас, дип ышанып калыйк. Ә күпкатлы йортлар ишегалларына куелганнарына утырырга, тирбәлергә куркыныч түгелме соң? Аларны кем карап тота?  Идарәче компания генераль директоры Алексей Павлов белдерүенчә, ишегалды уен мәйданчыкларында җиһазлар җимерелгән, ватылган очракта йорт буенча өлкән торак милекчеләре ширкәтенә, я булмаса Идарәче компаниягә кичекмәстән хәбәр итәргә бурычлы. “Уен процессында сабыйлар имгәнмәсен өчен таганнар инертлы, мохит белән химик бәйләнешкә кермәгән материаллардан эшләнергә тиеш. Сабый тәнендә ялкынсыну тудырмавы, аллергия китереп чыгармавы мөһим. Күңелләрендә уңай эмоцияләр тудыру максатында таганнарны ачык, “кычкырып” торучы төсләргә буярга кирәк. Озак еллар хезмәт күрсәтерлек итеп, җиргә нык беркетеп урнаштыру сорала. Пластик, агач, металлдан эшләнгән, сертификацияләнгән таганнар санитария-гигиена нормаларына туры килә”, - ди ул. 
Соңгы елларда капиталь ремонт үткәрелгән күпкатлы йортларда шундый таләпләргә җавап биргәннәре урнаштырылды да. Шәһәрнең үзәк паркында да балалар да, романтик олылар да тирбәлергә яратучы таганнар бар иде. Күптән түгел аларны, лицензиясез куелганга, сүтеп алдылар. “Ләкин парклар таганнарсыз калмаячак. Буа МППЖКХсы  алар урынына куркынычсызларын урнаштырачак. Үзәк паркны реконструкцияләү дә күздә тотыла”, - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Эльнар Хөснетдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International