Кара җиләк нәрсә белән файдалы?

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Кара җиләк ( кара бөрлегән) – розалар семьялыгына караган, күпьеллык тамырчалы чәнечкеле куак. Чәчәкләре ак, эре, калкансыман чәчәк үзәгенә  җыелган. Җимешләре эре, кура җиләгенә охшаган, бигрәк тә өлгереп җитмәгән кызыл җиләкләре. Ачык кара төстәге бөрлегәннәрнең махсус җимешләре, кайвакыт шәмәхә төстә. Тәм ягыннан алар әчкелтем баллы. Кара җиләк-  бал җыючы бөҗәкләргә яхшы.

Кара җиләк чыгышы белән Евразия һәм Төньяк Америкадан. Борынгы грек риваяте буенча, бөрлегән - ул мифик аллалар белән сугышта яраланган титаннарның катып калган кан тамчылары. Хәзерге вакытта бу җиләк Европада, Скандинавиядә, Азиядә таралган.

Россия территориясендә бу куак  күбрәк кыргый хәлдә очрый. Ул безнең илнең европа өлешендә күбрәк таралган, ләкин Көнбатыш Себердә, Урта Азиядә, Кавказда, елгалар ярлары буйлап үскән куаклыклар арасында очрый. Безнең ил территориясендә кара бөрлегәнгә охшаш  бик күп кыргый үсемлекләр үсә (Кавказ бөрлегәне, канлы бөрлегән, озын яссы бөрлегән, куманика).

Кара җиләк  нәрсә белән файдалы?

Медицинада үсемлекнең барлык өлешләре кулланыла.

Бу җиләкләр иммунитетны, матдәләр алмашын яхшырта, организмның башка функцияләрен нормальләштерә.  Кара бөрлегәнне бөер авырулары, сидек куыгы авырулары, ашказаны- эчәк авырулары булганда кулланалар. Шулай ук алар шикәр авыруы һәм буыннар авыртканда файдалы. Кара җиләк баш мие һәм нерв эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Бу куакның яфрак һәм тамырлары яраларны дәвалаучы, ә тамыр төнәтмәсе көчле сидек кудырткыч булып тора .

Ежевика «бальзак яшендәге» хатын-кызлар өчен дә нык файдалы  –  ул климактерик неврозны  яхшы тынычландыручы, гомумныгытучы чара да булып тора.

Кара бөрлегән җиләкләре–табигый «мультивитаминлы комплекс».  Составында В составе С витамины, Е, Р, РР, К, витаминнары,   А провитамины,  В төркеме витаминнары бар. Болардан тыш , җиләкләрдә минераль матдәләр (калий, натрий, магний, кальций, тимер, фосфор, никель, бакыр һ.б.) , клетчатка, шикәр (фруктоза һәм глюкоза), органик кислоталар (лимон, алма, салицил һәм шәрәб ), токофероллар, пектиннар.  Орлыкларында 12% тан артык май.

Бөрлегән һәркемгә файдалы микән?

Кара бөрлегән шикәр чире, буыннар ялкынсынуы вакытында киңәш итәләр. Ул матдәләр алмашын тизләтә һәм канда холестеринны киметә, шуңа күрә симерү вакытында файдалы. Ежевика нерв системасына яхшы тәэсир итә, йокыны нормальләштерә. Бу җиләк шулай ук аллергия реакцияләрен  китереп чыгарырга мөмкин, аны бөер авырулары, нечкә эчәклек һәм ашказаны авырулары белән авыручы кешеләргә кулланырга кирәкми.

Кайда сатып алырга?

Кара җиләкне оешкан сәүдә урыннарында гына сатып алыгыз, анда сыйфатка даими контроль уздырыла. Җиләкләр сатып алып, сатучыдан  урыны һәм үсү шартлары турында документлар таләп итәргә хакыгыз бар.

Ничек сайларга?

Өлгерү процессында бөрлегән үзенең төсен яшел төстән көрәнсу төскә  кадәр үзгәртә, аннары кызыл-көрән төскә керә. Өлгергән җимешләре кара, шәмәхә төстә. Яңа җиләкләрне июль ахырыннан октябрь уртасына кадәр сатып алырга мөмкин. Җимешләрне игътибар белән карагыз - зарарланган, чүпле яки таплы җиләкләрне алмагыз, эре йомшак җиләкләрне сайлагыз. Туңдырылган җимешләрне аласыгыз килсә, үлчәүлене алмагыз, завод төргәгенә өстенлек бирегез. Сатып алыр алдыннан пакетны әйбәтләп капшап карагыз - җиләкләр каты һәм ябышмаган булырга тиеш. Турыдан-туры кулланыр алдыннан гынаэретегез һәм кабаттан  катырмагыз.

Җиләкләрен  шулай ук тортлар, туңдырмалар бизәгәндә кулланалар, алардан пирог эчлекләре, мармелад, соклар әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International