18 сентябрь көнне " С. Нәфыйков исемендәге чаңгы базасында" «Татарстан кроссы – 2021» узачак. Стартка төрле яшьтәге һәм төрле спорт әзерлеге булган барлык теләүчеләр дә чыга ала.
Спорт бәйрәме барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп 9:00 сәгатьтә башлана. Стартка беренче булып 2012 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. Аларга 500 метр араны узарга туры киләчәк. Калганнары 1000 метр дистанцияне чабачаклар.
Узыш нәтиҗәләре буенча 10 яшь төркемендә иң яхшыларны билгеләячәкләр.
Катнашучыларның барлык нәтиҗәләре "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү исәбенә барачак.
Кросста катнашу өчен, табибтан рөхсәт һәм үзе белән тутырылган заявка булырга тиеш.