Район Башлыгы Ранис Камартдинов тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәм белән тәбрик итте

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Сезнең һөнәр –мөһим һәм җаваплы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы  сезнең зирәклеккә, сабырлыкка һәм игътибарыгызга бәйле. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә аның характеры һәм сәламәтлеге нигезләре салына, шәхес формалаша. Сезнең  балаларда талантларны ачу сәләтенә, кызыксынучанлык, хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, максатчанлык уята белүегезгә сокланабыз. 
Аерым рәхмәткә педагогик хезмәт ветераннары лаек. Безнең районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, күңел юмартлыгы, сабырлыклары, балалар турында кайгыртулары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Киләчәктә дә зур уңышлар, сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International