ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Кичә мәдәни үсеш  үзәгендә район мәктәпләре арасында  КВН уеннарының  мәктәпләр лигасы үтте.  Анда шәһәрдән җиде, ә авыллар арасыннан бер команда катнашты. Укучылар моңа кадәр Казан шәһәре КВНчылары үткәргән мастер-классларда КВНны ясау дәресләрен үткәннәр иде. Җюри  юморны  иң оста җиткерүче  дип “6 нчы тойгы” (лицей-интернат) командасын тапты.  Лиганың күчмә Кубогына да  алар лаек булдылар. Беренче урынга “Стандарт булмаган” ( Р. З. Сәгъдиев исемендәге  мәктәп), икенчегә – “Заводтан алып, заводка кадәр” ( 1 номерлы мәктәп), өченчегә – “КВН – село” (Кыят мәктәбе) чыктылар. Уеннарны оештыручы, Буаның “Чүпрә” КВН командасы лидеры Ләйсән Бурнашева белдерүенчә, мәктәпләр арасында мондый уеннарның ел саен оештырачаклар. Киләчәктә авыл укучыларының да активлашуына ышаналар. 

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында шөгыль үзәгендә 2017 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру мәсәләләренә багышланган сөйләшү үтте. Шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов сөйләшүгә чакырылган эш бирүче оешма-предприятиеләр белгечләре алдында инвалидларны эшкә алуның  законлы контрольдә  тотылуын аңлатты. Үзәк белгечләре инвалидларны эшкә алу һәм аларга тиешле эш шартлары булдыру, хезмәт хакы түләү хакында аңлатып, сорауларга җаваплар бирделәр.   

Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бүлмәләре, коридорлары гөлләргә күмелде, ә бүлмәләр шкафлары, актлар залы әкият геройлар белән тулды – болар барысы да сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучылары, укытучылары бүләкләре.

 

 

Ниһаять,  җир өстен ап-ак кар каплады. Моны бигрәк тә агрономнар көткән иде, чөнки  киләсе ел уңышы астына зур өметләр баглап чәчелгән уҗымнар ак “юрган” астында гына уңышлы кышлый алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International