Кичә мәдәни үсеш үзәгендә район мәктәпләре арасында КВН уеннарының мәктәпләр лигасы үтте. Анда шәһәрдән җиде, ә авыллар арасыннан бер команда катнашты. Укучылар моңа кадәр Казан шәһәре КВНчылары үткәргән мастер-классларда КВНны ясау дәресләрен үткәннәр иде. Җюри юморны иң оста җиткерүче дип “6 нчы тойгы” (лицей-интернат) командасын тапты. Лиганың күчмә Кубогына да алар лаек булдылар. Беренче урынга “Стандарт булмаган” ( Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп), икенчегә – “Заводтан алып, заводка кадәр” ( 1 номерлы мәктәп), өченчегә – “КВН – село” (Кыят мәктәбе) чыктылар. Уеннарны оештыручы, Буаның “Чүпрә” КВН командасы лидеры Ләйсән Бурнашева белдерүенчә, мәктәпләр арасында мондый уеннарның ел саен оештырачаклар. Киләчәктә авыл укучыларының да активлашуына ышаналар.