Ике автобус тулы бүләк

2016 елның 2 декабре, җомга

Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бүлмәләре, коридорлары гөлләргә күмелде, ә бүлмәләр шкафлары, актлар залы әкият геройлар белән тулды – болар барысы да сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучылары, укытучылары бүләкләре.

Әлеге уку йортының педагоглары Халидә Мәхмүтова һәм Ильмира Миңгалиева “Укытучы-оста” республика грантын откач, шушы средстволарга нигезләнеп яңа проектлар уйлап табалар. Беренчесе аны “Яхшылык эшлә!” дип атый, икенчесе стандарт булмаган архитектура формаларын кулланып кул эшләнмәләре ясауга керешә.

Халидә Мәхмүтова үз проекты кысаларында укучылары белән бергәләп интернат-йортка хәйрия йөзеннән гөлләр бүләк итә.

-Әнием истәлегенә багышладым бу эшемне, ул гөлләр ярата иде. Интернат-йорттагы әби-бабайларның тормышы бертөрле, җитмәсә, бүлмәдән чыгып йөри алмаганнары да бар. Барысы да шушы гөлләргә карап соклансыннар, күңелләренә матурлык алсыннар, - ди проект авторы. Бүләкнең күләме дә гаҗәпләнерлек – укучылар 65 төп гөл  китергәннәр. Чүлмәк белән үсентеләрне күчереп бетерер өчен автобуска ике рейс ясарга туры килгән.

Гөлләрен балалар үстергәннәр, ә укытучылар туфрак һәм гөл савытлары сатып алганнар. Икенче проект өстендә эшләүчеләр кул астында очраган материалларны җыеп барганнар. Агач кисәкләре, автомобиль көпчәге, пластик шешәләр һәм башка материаллар, балаларның оста кулларына эләккәч, төрле хайваннарга, аларның  ояларына әверелгән. Кошлар өчен стандарт булмаган формада җимлекләр, убырлы карчык йорты кебек тәпиле сыерчык ояларын да күпләп ясаганнар.

-Әби-бабайларның шатланганын күрсәгез, кул эшләрен тотып-тотып карадылар, кайберсе нинди материалдан ясаганы белән дә кызыксынды. Балалар үз хезмәтләре  турында горурланып сөйләделәр, - ди Ильмира Мингалиева.

Балалар, зур гаиләнең күңелләрен тагын да күтәреп, концерт программасы да күрсәткәннәр. Әби-бабайлар берничә сәгать эчендә “оныкларын” үз итәргә дә өлгергәннәр – тагын килегез дип, кысып-кысып кочаклап озатканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International